«Татар халык иҗаты»ның яңа томы

«Татар халык иҗаты»ның яңа томы 23.01.2025

Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының 10 нчы томы дөнья күрде. Әлеге том татар эпос-дастаннары арасында иң зур күпчелекне алып торган китаби дастаннарга багышлана. Томны әзерләп чыгаруның төп максаты – татар дастаннарын дөнья эпосы янәшәсендә таныту.

Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләр һәм аңлатмалар әзерләүче – филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова.

Татар фольклорының дастан жанры, «тере» эпостан аермалы буларак, язма культура белән тыгыз бәйләнгән. Китаби дастан – укымышлы халыкка хас ярым язма, ярым фольклор, ярым индивидуаль, ярым традицион бөтен.

Халыкның эпик тел-стиль традицияләре, тере сөйләмнән язып алынган эпоска хас халык идеологиясе һ.б. татар китаби дастаннарында үзенчәлекле чагылыш тапкан.

 «Татар халык иҗаты»ның әлеге томында китаби дастан текстлары, бергә тупланып, фольклористика тарихында әле беренче мәртәбә дөнья күрә.

Кереш мәкаләдә Лилия Мөхәммәтҗанова тарафыннан китаби дастаннарга әтрафлы фәнни характеристика бирелгән, аларга классификация ясалган, халыкның эпик тел-авыз иҗаты милләтнең тарихи-мәдәни барышы яссылыгында күзәтелгән.


Возврат к списку