«Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыру

29.01.2025

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне танылган шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (1895-1919) тууына 130 ел тулуга багышланган «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакырабыз.

Фикер алышу 18 февраль көнне (сишәмбе) 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында оештырыла.

 Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла:

– Ш. Бабичның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге;

– ХХ йөз башы тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни контекстында Ш. Бабич иҗаты;

төрки әдәбиятлар бәйләнешендә Ш. Бабич мирасы;

татар шигъриятендә Ш. Бабич традицияләре;

– Ш. Бабич образы истәлекләрдә, әдәбият һәм сәнгатьтә;

– Ш. Бабич иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар.

 Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр әлеге телефоннар аша бәйләнешкә керә ала: (843) 590 55 93; Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

 Безнең адрес: 420111, Татарстан Республикасы,  Казан, К. Маркс ур., 12.


Возврат к списку