«Михаил Кузнецов. Өйгә юл» альбомын тәкъдир итү

«Михаил Кузнецов. Өйгә юл» альбомын тәкъдир итү 21.01.2025

2025 елның 20 гыйнварында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Михаил Кузнецов. Өйгә юл» (Казан: Заман, 2024) альбомын тәкъдир итү булды. Альбомда Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.И. Кузнецов иҗаты күрсәтелгән.

Альбомны автор-төзүчеләрнең берсе Ольга Улемнова, ТӘһСИнең сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, һәм «Заман»нәшрияты директоры Марат Гарифҗанов тәкъдим итте.

Презентация М.И. Кузнецовның «Мин Җир буйлап барам» шәхси күргәзмәсен ачу вакытында оештырылды. Альбом Музей кунакларында зур кызыксыну уятты.


Возврат к списку