«Россия һәм Кытай халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклау проблемалары» (Төньяк конференция)

«Россия һәм Кытай халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклау проблемалары» (Төньяк конференция) 23.01.2025

Ареаль лингвистика бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова онлайн форматта «Россия һәм Кытай халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклау проблемалары» XII Халыкара конференциясендә (Төньяк конференция) катнашты.

Конференция эшенең юнәлешләре Россия һәм Кытай телләрен саклау, үстерү һәм ревитализацияләү, мәгариф үсешенең хәзерге этабында туган һәм чит телләргә өйрәтү өлкәсендәге тикшеренүләрне үз эченә алды.

Конференцияне Амур дәүләт университеты (Благовещенск шәһәре) һәм Хэйлунцзян провинциясе (КХР) орочоннарының фәнни берләшмәсе үткәрде.

Конференциянең оештыру комитетына студентларның «Arctic Lingua» виртуаль лабораториясе (Якутск, Благовещенск, Мәскәү, Санкт-Петербург) һәм АмДУ Чит телләр кафедрасы каршындагы эксперименталь-фонетик тикшеренүләр лабораториясе профессорлары керде.


Возврат к списку