«Татар халык иҗаты»ның яңа томы – мөнәҗәтләр

«Татар халык иҗаты»ның яңа томы – мөнәҗәтләр 03.02.2025

Егерме биш томнан торган «Татар халык иҗаты» басмасының унберенче томы дөнья күрде. Әлеге китапка татар халкының мөнәҗәтләре тупланды.

Кереш сүздә, искәрмәләр бүлегендә татар халык мөнәҗәтләренең жанр үзенчәлеге, өйрәнелү тарихы, жанрлар һәм образлар системасы, чыганаклар турында мәгълүмат, китапта кулланылган дини сүзләрнең аңлатмалары бирелде.

Томны төзүче, кереш мәкалә, сүзлек-аңлатма һәм искәрмәләрне әзерләүче филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Садыйкова. Редколлегия: К.М. Миңнуллин, И.К. Сәгъдәтшин, Д.Ф. Заһидуллина, И.И. Ямалтдинов. Фәнни мөхәррире А.М. Ахунов.

Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021 – 11 т.: Мөнәҗәтләр. – 2024. – 527 6.


Возврат к списку