Язучы Фатих Әмирхан әсәрләренең беренче томы дөнья күрде

Язучы Фатих Әмирхан әсәрләренең беренче томы дөнья күрде 04.02.2025

Татар әдәбияты классигы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов, 1886–1926) «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 1 нче томы басылып чыкты.

Әлеге томда әдипнең 1907–1911 еллар аралыгында язылган хикәяләре һәм повестьлары урын алган. Академик басманы әзерләүнең төп максаты – Ф. Әмирханның күпкырлы иҗатын иңләгән тулы мирасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.

Томны төзүчеләр, текстларны әзерләүчеләр, искәрмә һәм аңлатмаларны язучылар – филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эльмера Галимҗанова һәм текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина. Кереш сүз авторы – филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина.


Возврат к списку