«Татар театры сценографиясе тарихы» лекциясе

«Татар театры сценографиясе тарихы» лекциясе 06.02.2025 2025 елның 5 февралендә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова «Журналистика мәктәбе» кысаларында «Татар театры сценографиясе тарихы» темасына лекция укыды. 

Рауза Солтанова татар театры сценографиясенең культурогенез, этнодини процесслар һәм мәдәниятара бәйләнешләр проблемалары контекстында үсеш закончалыклары турында сөйләде. Төрле сәнгать юнәлешләренә караган театр-декоратив сәнгатьнең әйдәп баручы осталары иҗаты белән таныштырды. Тарихи этапларда (ХХ гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр) сәнгатьнең бу төре үсешенең төп закончалыкларын һәм төп тенденцияләрен аерып күрсәтте.

Возврат к списку