ТӘһСИ галимнәре Якутиядә

ТӘһСИ галимнәре Якутиядә 07.02.2025 2025 елның 3–8 февралендә ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ләйлә Дәүләтшина һәм бүлекнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова Якутия (Саха) Республикасының Нерюнгри шәһәрендә узган «Ысыах Олонхо: эпостан – мәдәниятләр диалогына» дип аталган XV регионара фәнни-методик конференциядә катнаштылар.

Әлеге чара якут халкының 2025 елда узачак чираттагы Ысыах Олонхо милли бәйрәмен оештыру алдыннан гыйльми фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган иде.
Галимнәр Якут (Саха) Республикасына Татарстаннан эксперт буларак чакырылдылар.

Конференциянең панель сессия форматында үткәрелгән пленар утырышында Ләйлә Дәүләтшина Сабан туеның тарихи нигезләре һәм бүгенге торышы турында, Лилия Мөхәммәтҗанова татар халкының чичәнлек традицияләре хакында чыгыш ясадылар, секция утырышларында катнаштылар, күптомлыклар төзү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле төбәкләрдә җыелган фәнни оешма вәкилләренең докладларын тыңладылар.
Югары дәрәҗәдә оештырылган конференция Россия Федерациясенең дистәгә якын регионыннан килгән галимнәрне берләштерде.

Возврат к списку