Фән көнендә чаңгыда

Фән көнендә чаңгыда 08.02.2025 ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре массакүләм чаңгыда шууларда катнашты.

Спорт чарасында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР ФА ТӘһСИ директоры Илгиз Халиков та бар иде.

«Көн бик матур булды! Барыбыз да актив һәм күңелле вакыт уздырдык. Мондый чаралар танышырга һәм берләшергә, эмоциональ яктан бушанырга ярдәм итә. Чараны югары дәрәҗәдә оештыручыларга зур рәхмәт!» – дип билгеләде институт галимнәре.

Возврат к списку