Фатих Әмирхан әсәрләренең икенче томы дөнья күрде

Татар әдәбияты классигы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (1886–1926) «Әсәрләре»нең алты томлы академик басмасының 2 нче томы басылып чыкты.
Томда әдипнең 1912–1924 елларда иҗат иткән хикәяләре урын алды. Китапта моңа кадәр басылган күптомлыкларына кертелмәгән «Искергән баһадир», «Халык кызлары»ннан «Сөембикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә», кулъязмада гына сакланган «Шәфигулла агай» хикәяләре, берничә басма вариантлары булган әсәрләрнең беренче вариантлары укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
Томны төзүчеләр, текстларны әзерләүчеләр, искәрмә һәм аңлатмаларны язучылар – филология фәннәре кандидатлары, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәрләре Гөлнара Зәйниева һәм Гөлназ Хөснетдинова.