ТӘһСИ «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл оештыра
Татар һәм башкорт әдәбиятларының классик шагыйре, мәгърифәтче, фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (1895–1919) тууына 130 ел тулуга багышланган «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» дип аталган түгәрәк өстәл 2025 елның 18 февралендә була.
Түгәрәк өстәл 2025 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киңәшмәләр залында сәг. 11.00 да башлана (Казан шәһ., К. Маркс ур., 12).
Эш тәртибе:
10.30 – катнашучыларны теркәү,
11.00 – 13.00 – түгәрәк өстәл утырышы һәм фикер алышу.
Докладлар – 10 минутка кадәр.
Фикер алышуда катнашу – 5 минутка кадәр.
Программада:
Халиков Илгиз Илдар улы, филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Түгәрәк өстәлне ачу.
Зәйдулла Ркаил Рафаил улы, Татарстан Республикасы халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе. Сәламләү сүзе.
1. Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, прозаик һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Ф. Хөсни, А. Алиш исем. һәм Башкортстанның Дүртөйле муниципаль районының Н. Нәҗми исем. премияләре лауреаты, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире. Тема: ХХ йөз башы иҗтимагый-мәдәни тормышына нисбәтле Шәехзадә Бабичның шәхесе һәм иҗаты.
2. Заһидуллина Дания Фатих кызы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге баш гыйльми хезмәткәре. Тема: Шәехзадә Бабич: Тукай традицияләре һәм яңачалык.
3. Макарова Венера Фәйзи кызы, филология фәннәре докторы, доцент, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре. Тема: Шәехзадә Бабич иҗатында сатира.
4. Ибрагимов Марсель Ильдарович, кандидат филологических наук, доцент, заведующий лабораторией сопоставительного татароведения ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ. Тема: Творчество Ш. Бабича в восприятии Я.Г. Сафиуллина.
Фикер алышуда галимнәр, язучылар, югары уку йортлары укытучылары һәм журналистлар катнаша.
