Хәйруллин Мәлик Бари улы (1940–2025)

Хәйруллин Мәлик Бари улы (1940–2025) 13.02.2025

Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хәйруллин Мәлик Бари улы 84 яшендә вафат булды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы галимнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Мәлик Хәйруллин 1993–2014 елларда ТӘһСИнең лексикология һәм диалектология бүлегендә эшли. Ул татар лексикасын диахрон һәм синхрон аспектларда, татар әдәби телендә Көнбатыш Европа һәм шәрекъ алынмаларын өйрәнә.

Мәлик Бари улы 200 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр хезмәт (монографияләр, дәреслекләр, методик эшкәртмәләр, сүзлекләр) авторы, 5 фәннәр кандидаты әзерләгән галим.

Танылган галим һәм үз эшенең остасы булган М.Б. Хәйруллин турында якты хәтирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.


Возврат к списку