«Таяну ноктасы» («Татарстан – Яңа гасыр») тапшыруында Каюм Насыйри турында сөйләшү булды
13.02.2025
Агымдагы елның 12 февралендә Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында танылган мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты. Галим үзенең чыгышында Каюм Насыйри яшәгән чор үзенчәлекләренә, мәгърифәтче буларак күпкырлы эшчәнлегенә тукталды. Әлеге шәхеснең тормышын, бай иҗатын мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында даими өйрәнү, тикшеренүләрне дәвам итү кирәклеген билгеләп үтте. Эфир язмасына сылтама: https://vkvideo.ru/video-44121287_456250324
