Казанда мәгърифәтче Каюм Насыйриның мирасын тәкъдим иттеләр

Казанда мәгърифәтче Каюм Насыйриның мирасын тәкъдим иттеләр 14.02.2025

8 февральдә, Россия фәне көнендә, Казан федераль университетында күренекле татар галиме, энциклопедисты Каюм Насыйри тормышына һәм мирасына багышланган «Соединяющий миры» документаль фильмының ябык күрсәтүе оештырылды. Чара университетның император залында узды һәм галимнәрне, студентларны һәм мәгърифәтче иҗатын хөрмәт итүчеләрне җыйды.

«Россия Культура» телеканалы заказы буенча режиссер Андрей Лысяков төшергән фильм К. Насыйри шәхесенең күпкырлылыгын, аның фәнгә, мәдәнияткә һәм мәгърифәткә керткән өлешен ача. Төшерүләрнең бер өлеше Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә узган. Китапханәдә галимнең кулъязмаларының уникаль коллекциясе: дини хезмәтләре, географик тикшеренүләре һәм фольклор язмалары саклана.

Чарада ТӘһСИнең Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Ахунов чыгыш ясады. Ул фильмның фәнни консультанты булды. Үзенең чыгышында А. Ахунов Каюм Насыйри мирасын өйрәнүгә яңа алымнар кирәклеген ассызыклады.

«Аның хезмәтләренең тулы җыентыгын бастыруга ихтыяҗ туды, шул исәптән идеологик сәбәпләр аркасында Совет чорында бастырылмаганнарын да. Моннан тыш, аның иҗатын заманча фән позициясеннән яңадан аңлау мөһим», – дип билгеләде ул.

Шул ук көнне Казан университеты тарихы музеенда  К. Насыйриның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә галимнең «Коръәнгә ачкыч» кебек төп эшләре, медицина трактатлары, фольклор тикшеренүләре һәм педагогика буенча хезмәтләре тәкъдим ителде. Күргәзмә 26 февральгә кадәр эшличәк.

«Россия-Мәдәният» телеканалында «Соединяющий миры» фильмының премьерасы 14 февральдә 19:45 сәгатьтә була. К. Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган чаралар, фәнни конференцияләр, күргәзмәләр һәм ачык лекцияләр ел дәвамында дәвам итәчәк, бу аның мирасының фән һәм мәдәният өчен актуальлеген ассызыклый.

 

Фото: Павел Прищепов.


Возврат к списку