«Хәтер битләрендә Җиңү көне» фотоконкурсы турында
14.02.2025
13 февральдә «Татар-информ»да Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) «Миллиард.татар» басмасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырган фотоконкурс темасына пресс-конференция булды.
Чарада Илгиз Халиков (ТӘһСИ директоры), Илгизәр Вахыйтов («Миллиард.татар», конференцияне алып баручы), Искәндәр Гыйләҗев (М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарихчы) һәм вакытлы матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
«День Победы – страницы памяти / Хәтер битләрендә Җинү көне» фотоконкурсы Ватанны саклаучылар истәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, гражданнарның ил, шәһәр, район, авыл тарихы белән кызыксынуын көчәйтү, патриотизм хисе формалаштыру һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең ролен өйрәнү максатыннан оештырылды.
Бәйгегә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары кабул ителә. Килгән фотолар ТӘһСИнең проекты булган «Татар визуаль мирасы» photo.miras.info сайтына, конкурсны оештыручыларның рәсми акканутларына куелачак.
Фотоконкурста катнашырга 7 яшьтән өлкәнрәк гражданнар чакырыла.
Фотографияләр Бөек Ватан сугышы чорына да, сугыштан соңгы елларга да, шул исәптән бүгенге көнгә дә карарга мөмкин.
Фотолар электрон вариантта konkurspobeda85@gmail.com почтасына һәм телеграмда (https://t.me/milliardtatarbot) кабул ителә.
Фотографиягә кыскача аннотация булырга тиеш: кайчан төшерелгән, кем сурәтләнгән, вакыйга, гамәлләр тасвирламасы һ.б. Аннотацияләр ике телнең берсендә – татар яки рус телләрендә кабул ителә.
Бәйгенең нигезләмәсенә сылтама: https://milliard.tatar/news/polozenie-o-fotokonkurse-den-pobedy-stranicy-pamyati-xater-bitlarenda-inu-kone-posvyashhennom-80-letiyu-pobedy-v-velikoi-otecestvennoi-voine-6923.
Пресс-конференциягә сылтама: https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-starte-fotokonkursa-den-pobedy-stranicy-pamyati-k-80-letiyu-pobedy-v-velikoy-otechestvennoy-voyne-5821270?ysclid=m73c6sfc2t637109246.
Фото: Рамил Гали, Татар-информ.
