Фатих Әмирхан «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 3 нче томы дөнья күрде

Татар әдәбияты классигы, талантлы прозаик һәм драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы Әмирханов, 1886–1926) «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасының 3 нче томы дөнья күрде.
Томны төзүчеләр, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүчеләр – филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева һәм текстология бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлчирә Ханнанова.
Томның фәнни мөхәррире – филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов.