Фәнни десант – 2025: ТӘһСИ галимнәре Казанның 62 нче мәктәбендә

ТӘһСИ хезмәткәрләре – милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина Д.С. Лихачев исем. ХV филологик фәнни-тикшеренү конференциясе эшендә катнаштылар.
«Татар филологиясе проблемалары» секциясе кысаларында Гөлназ Мөхәрләмова һәм Фатыйма Миңнуллина Халыкара туган тел көне уңаеннан укучылар белән кеше тормышында туган телнең роле турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырдылар, институт галимнәренең укучыларга уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрендә файдалы булырга мөмкин яңа хезмәтләре турында сөйләделәр.