Мәскәүдә Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл эшендә медиабелем бирүдә педагогик дизайн турында фикер алыштылар

18 февральдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова һәм Лилия Гыйниятуллина Россия дәүләт гуманитар университеты оештырган «Хәзерге медиабелем бирүдә педагогик дизайн: мөмкинлекләр һәм үсеш нокталары» II Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Түгәрәк өстәл эшендә медиа өлкәсендәге белгечләр, медиа һәм гуманитар дисциплиналарны укытучылар, журналистлар, төрле өлкәләрдәге медиабелем бирү буенча белгечләр катнашты. Чарада медиабелем бирүдә педагогик дизайнның гомуми юнәлешләре, хәзерге профессиональ белем бирүдә медиатехнологияләр, педагогик дизайнда медиабелем бирү практикалары һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды.
Гөлназ Мөхәрләмова һәм Лилия Гыйниятуллина чыгышы туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуны цифрлаштыру проблемасына багышланган иде.