ТӘһСИ хезмәткәрләре Качалов укуларында чыгыш ясады

ТӘһСИ хезмәткәрләре Качалов укуларында чыгыш ясады 16.02.2025

2025 елның 11–13 февралендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихова халык артисты Василий Качаловның 150 еллыгына багышланган «Рус психологик театры: традицияләр һәм хәзерге заман» исемле Качалов укуларында катнаштылар. Чара В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында узды.

Чараны В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее һәм Мәскәү академия сәнгать театры музее оештырды.

Качалов укулар кысасында М.С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесы ректоры Борис Любимов, сәнгать белеме докторы, МХАТ мәктәп-студиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Егошина белән иҗади очрашулар, Россиянең атказанган артисты Павел Ващилинның мастер-классы оештырылды. 

Рауза Солтанова «Сценограф Александр Патраков иҗаты» темасына, Айгөл Салихова «Хәзерге сәхнәдә рус классикасы (ХVI Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура театр спектакльләре мисалында)» темасына чыгыш ясадылар.



Возврат к списку