ТӘһСИнең Фәнни десанты Казанның Авиатөзелеш районында

19 февраль көнне ТӘһСИнең фәнни хезмәткәрләре Гөлназ Мөхәрләмова, Айгөл Ганиева, Фатыма Миннуллина, Ләйсән Галиева Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты.
Очрашу Халыкара туган тел көненә багышланган «Фәнни десант» проекты кысаларында үтте. Галимнәр укучылар белән кеше тормышында туган телнең роле турында әңгәмә үткәрделәр, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырдылар, институт галимнәренең укучыларга уку һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрендә файдалы булырга мөмкин яңа хезмәтләре турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Шулай ук мәктәп китапханәсенә ИЯЛИдә басылган китаплар, сүзлекләр бүләк иттеләр.