Халыкара туган тел көнендә Россия халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендәге актуаль юнәлешләр турында фикерләштеләр

21 февральдә Халыкара туган тел көнендә Якутск шәһәрендә беренче эвен галиме һәм шагыйре Василий Лебедевның 90 еллыгына багышланган «IV Лебедев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә доклад белән (онлайн) ТӘһСИнең ареаль лингвистика бүлегенең кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова катнашты. Ул татар теленең урта диалекты минзәлә сөйләшендә сузык авазларның әйтелеше турында сөйләде.
Чарада долган, одул, эвенк, юкагир, кытай һәм дөньяның башка телләрен өйрәнү турында докладлар яңгырады.
Конференцияне оештыручылар: М.К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, РФ Төньяк-көнчыгыш халыклары телләре һәм мәдәнияте институты, Амур дәүләт университеты, Д.Банзаров исем. Бурят дәүләт университеты, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Төньякның аз санлы халыклары проблемалары һәм гуманитар тикшеренүләр институты.