Фәнни десант Казанның 10 нчы мәктәбендә

Фәнни десант Казанның 10 нчы мәктәбендә 25.02.2025

25 февраль көнне ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Казан шәһәре Идел буе районының  «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы татар-рус урта гомуми белем мәктәбе» укучылары белән очрашты.

Очрашу Халыкара туган тел көненә багышланган «Фәнни десант» проекты кысаларында үтте. 

Галимә укучыларга туган телнең роле һәм ТӘһСИ эшчәнлеге турында сөйләде, институт галимнәренең фундаменталь хезмәтләре турында мәгълүмат бирде. Татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр турында укучылар аеруча кызыксынып тыңлады. 

Эльвира Сафина укучыларның нинди сүзлекләр куллануы, тәрҗемә иткәндә нинди ресурсларга мөрәҗәгать итүе белән кызыксынды һәм ТР Фәннәр академиясе галимнәре тырышлыгы белән булдырылган TATZET платформасы, «Сүзлекләрнең электрон фонды» белән таныштырды, мәктәп китапханәсенә Институтта басылган китаплар, сүзлекләр бүләк итте.


Возврат к списку