Олег Кульпинның «Барысы да мәхәббәттән башлана» исемле күргәзмәсе

2025 елның 18 февралендә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Кульпин (1946–2022) истәлегенә багышланган «Барысы да мәхәббәттән башлана» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Олег Кульпин– иҗади эшне һәм педагогик эшчәнлекне уңышлы берләштергән рус академия мәктәбе традицияләренең күренекле вәкиле.
Экспозиция ачылышында ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясады. Ул Олег Кульпинның рәссам, лаклы миниатюра остасы, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесы педагогы буларак талантын билгеләп үтте. Рауза Солтанова оештыручыларны укытучының истәлеген саклаулары өчен рәхмәт әйтте һәм институт китапханәсенә үзенең рәссам иҗатына багышланган «Кистью и сердцем» альбомы белән «Татарстанның яңа шәһәрләре сәнгате» монографиясен бүләк итте.