Этнопедагогика һәм телләр: РХДУдагы семинар галимнәрне һәм педагогларны берләштерде

Этнопедагогика һәм телләр: РХДУдагы семинар галимнәрне һәм педагогларны берләштерде 27.02.2025 ТӘһСИ директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков 25 февральдә Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетының (РХДУ) Рус теле институты оештырган «Телләргә өйрәтүнең этнопедагогик контекстлары: Россия һәм чит ил тәҗрибәсе» утырышында катнашты. Бу чара «Социомәдәни адаптация һәм мәдәниятара багланышлар: фәнни тикшеренүләрнең дисциплинарара яссылыгында рус теле» дигән темага даими эшләп килә торган фәнни семинарның бер өлеше булып тора.

Утырышта телләрне этноориентлаштырып өйрәтүнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән әлеге өлкәнең проблемалары, заманча методлары һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Катнашучылар белем бирү процессына инновацион методикалар һәм технологияләр кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Чараны РХДУның Рус теле институты директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Поморцева ачты. Семинарның модераторы филология фәннәре докторы, РХДУның Рус теле институты кафедрасы профессоры һәм РФА «Казан фәнни үзәге» лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов булды.

Илгиз Халиков үзенең чыгышында XXI гасыр башында Татарстан фәненең һәм мәгарифенең этнопедагогик перспективалары турында сөйләде.

Шулай ук этнолингвист һәм педагог Елена Янонис, филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герда исем. Удмурт дәүләт милли гимназиясе җитәкчесе Татьяна Волкова чыгыш ясады. Алексей Арзамазов та телләр өйрәнү юнәлешендәге заманча тенденцияләргә үз карашын белдерде.

Фикер алышу барышында Россиядән, БДБ илләреннән һәм ерак чит илләрдән әйдәп баручы галимнәр, экспертлар һәм укытучылар, шулай ук РХДУ укытучылары һәм аспирантлары катнашты. Семинар этник белем бирү өлкәсендә яңа алымнар эзләү мәйданчыгына әверелде.

Илгиз Халиков: «Әлбәттә, фәнни элемтәләр белемнең теләсә кайсы тармагы үсешендә төп роль уйный. Һәр очрашу – профессиональ үсеш өчен яңа идеяләр һәм мөмкинлекләр чыганагы. Тышкы дөньядан изоляция прогрессны тоткарлый, ә белем һәм тәҗрибә алмашу яңа проектлар һәм идеяләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Халыклар дуслыгы Россия университетының Рус теле институтында узган фәнни семинарда спикер буларак катнашуым шундый хезмәттәшлекнең мисалы булды. Биредә илнең төрле төбәкләреннән килгән коллегалар арасында мөһим бәхәсләр башлана, яңа идеяләр һәм инициативалар туа», – дип әйтте.


Возврат к списку