Халыкара туган тел көне уңаеннан ТӘһСИ галимнәре Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп укучылары белән очрашты
28.02.2025
27 февраль көнне милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова һәм ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе»нең 9–10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.
Әлеге очрашу «Фәнни десант» проекты кысаларында Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.
Чара барышында галимнәр укучыларны Институт эшчәнлеге, «Мәгърифәт» платформасы, XXI гасыр дәреслекләре белән таныштырды, туган тел турында әңгәмә үткәрде. Очрашу ахырында укучылар лингвистик викторина сорауларына җавап бирде.
