Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясендә ТӘһСИ фәнни десанты

28.02.2025

2025 елның 27 февралендә ТӘһСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәрләре Зәйниева Гөлнара һәм Хөснетдинова Гөлназ Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясе укучыларына Фатих Әмирхан әсәрләренең алты томлык академик басмасының беренче өч томын тәкъдир иттеләр.

Очрашу Халыкара туган тел көненә багышланган «Фәнни десант» проекты кысаларында узды.

Галимнәр ТӘһСИ эшчәнлеге турында, Институт галимнәре тарафыннан  әзерләнгән фәнни хезмәтләр хакында сөйләделәр, электрон проектлар буенча мәгълүмат бирделәр. Татарстан китап нәшриятында яңа басылып чыккан Фатих Әмирхан «Әсәрләр»е алты томлы академик басмасының 1–3 нче томнары белән  таныштырдылар.

Мәктәп китапханәсенә ТӘһСИдә басылган сүзлекләр, альбом, җыентыклар бүләк ителде.

 


Возврат к списку