«Миллиард.Татар» лекториесенең ел йомгакларында ТӘһСИ коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды

«Миллиард.Татар» лекториесенең ел йомгакларында ТӘһСИ коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды 03.03.2025

27 февральдә ТӘһСИ директоры Илгиз Халиков «Миллиард.Татар» проектының фәнни-популяр лекториесенә бер ел тулуга багышланган пресс-конференциядә катнашты.

Чара вакытында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы фәнни-популяр лекцияләр оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Илгиз Халиков «Миллиард.татар» проекты кураторы Арслан Минвәлиевка һәм «Татар-информ» җитәкчелегенә хезмәттәшлек һәм Институт коллективы эшчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт әйтте.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-posvyashchennaya-godu-raboty-nauchnogo-lektoriya-milliard-tatar-5821285?ysclid=m7oc02jlan304760632

Фотолар: И. Халиков һәм Татар-информ.


Возврат к списку