«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр»

«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» 02.03.2025

28 февраль көнне ТӘһСИнең лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында үткән пленар утырышта галимә җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен «Сүзлекләрнең электрон фонды» белән таныштырды.

1 март көнне Конференция эшен Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе»ндә дәвам итте. Эльвира Сафина биредә жюри составында катнашты.

Конференциянең секция утырышларында Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучы укытучылар, мөгаллимнәр, галимнәр үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен, проектларын тәкъдим итте, тел һәм тәрҗемә проблемалары, мәгълүмат технологияләре, ясалма фәһемнең җәмгыять үсешенә йогынтысы, татар теле дәресләрендә яңа алымнар һәм технологияләр куллану һ.б. темаларга чыгыш ясады.


Возврат к списку