Каюм Насыйри исемендәге конференциядә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен күрсәттеләр
28.02.2025
Каюм Насыйри исемендәге конференциядә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен күрсәттеләр Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова һәм әлеге үзәкнең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XXIII халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә жюри әгъзасы буларак катнаштылар.
Чара 2025 елның 28 февралендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә узды. Конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Пенза, Оренбург, Свердловск, Саратов, Курган һәм башка өлкәләреннән килгән мәктәп укучылары Каюм Насыйриның тормышын һәм иҗатын, шулай ук туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә багышланган конкурс эшләрен тәкъдим иттеләр.
