Пермь өлкәсенең Барда авылында XII Ягъфәров укулары узды

Пермь өлкәсенең Барда авылында XII Ягъфәров укулары узды 03.03.2025

2025 елның 28 февралендә Пермь өлкәсенең Барда авылында  фольклорчы галим, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров иҗатына багышланган «Ягъфәров укулары»нда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов чыгыш ясады.

Әлеге чарада Татарстан һәм Пермь өлкәсенең мәдәният хезмәткәрләре, галимнәр, язучылар, журналистлар катнашты. Шулай ук чарада катнашучылар Рәшит Ягъфәров каберенә чәчәкләр куйды, төбәкнең истәлекле урыннарында булды.


Возврат к списку