Халык энҗеләре: Гыйләҗетдин Сәйфуллинның механик музыка дөньясы

2025 елның 27 февралендә Салих Сәйдәшев музеенда «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТӘһСИдә әзерләнгән «Халык энҗеләре: Гыйләҗетдин Сәйфуллинның механик музыка дөньясы: ноталар һәм аудиоязмалар җыентыгы» китабын тәкъдим итү булды. Чарада музыкаль уку йортлары галимнәре, педагоглары, музыкантлар, журналистлар һ.б. катнашты.
Музыка белгече, сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова төзегән «Халык энҗеләре: Гыйләҗетдин Сәйфуллинның механик музыка дөньясы» җыентыгы музыка остасы Гыйләҗетдин Гайнетдин улы Сәйфуллин (1873–1946) мирасыннан татар музыка фольклоры ноталары басмасы булып тора.
Китапка ТӘһСИнең Язма мирас үзәге һәм ТР Милли музее фондлары материаллары кертелгән. Җыентыкта XIX гасырның икенче яртысыннан алып ХХ гасырның 30 нчы елларына кадәр татарларның шәһәр музыкаль мәдәниятенә кагылышлы 276 нота язмасы һәм 138 аудиофайл тәкъдим ителә.
Россиядә беренче мәртәбә «Стелла» һәм «Мира» музыкаль ящикларының металл пластинкаларыннан музыкаль шкатулкалар тембрында татар фольклоры үрнәкләренең уникаль яңгырашы булган цифрлаштырылган фонотреклар компакт-дискы басылып чыкты.
Әлеге җыентык беренче мәртәбә татар халык музыкасын ноталаштыру өлкәсендә оста мирасының зур өлешен мөстәкыйль басма буларак тәкъдим итә.
Чараны ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова ачты. Автор-төзүче Гүзәл Юнысова бу басманы әзерләү этаплары, Г. Сәйфуллин мирасының татар мәдәнияте өчен әһәмияте турында сөйләде.
Тәкъдир итүдә шулай ук тарих фәннәре докторы, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Казан дәүләт мәдәният университетының башкару сәнгате теориясе һәм тарихы һәм музыкаль педагогика кафедрасы мөдире Валерий Яковлев, сәнгать белеме кандидаты, этномузыкология кафедрасы мөдире, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы Лилия Сәрвәрова чыгыш ясады. ТӘһСИнең Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова Үзәкнең татар сәнгатен, мәдәниятен саклау буенча эшчәнлеге турында сөйләде; «7 нота» студиясе җитәкчесе Илья Чижиков металл пластинкаларны цифрлаштыру эшенең үзенчәлекләре белән таныштырды.
Презентация музыка остасы Гыйләҗетдин Сәйфуллинга багышланган күргәзмә фонында узды. Күргәзмәне ТР Милли музее һәм аның филиаллары – Салих Сәйдәшев һәм композитор Нәҗип Җиһанов музейлары оештырды.
Күргәзмәдә Гыйләҗетдин Сәйфуллинның уникаль кулъязмалары, фотосурәтләр, пластинкалар, шулай ук бакырдан музыкаль пластинкалар ясау өчен борынгы станок, пластинкалар уйнатыла торган механик музыка тартмасы белән танышу мөмкинлеге бар.
Күргәзмә 2025 елның 27 февраленнән 15 апреленә кадәр эшли.