2024 ел нәтиҗәләре
12.03.2025
2025 елның 11 мартынды ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының йомгаклау конференциясе булды. Чараны институт директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков ачты. Ул Институтның 2024 ел йомгаклары һәм алдагы елга перспектив планы белән таныштырды.
Филология фәннәре докторы, гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин бүлекнең 2024 елдагы фәнни эшчәнлеге һәм перспективалары турында чыгыш ясады. Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова татар лексикографиясенең бүгенге гамәли һәм теоретик мәсьәләләре турында сөйләде.
Башка бүлек хезмәткәрләре түбәндәге темаларга чыгыш ясап, чараны дәвам итте:
Филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова, «Татар ареаль лингвистикасы: тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге»; филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова «Татар әдәбияты тарихы: кайбер нәтиҗәләр һәм тикшеренү юллары»; филология фәннәре кандидаты, язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәрев «Язма мирас үзәге: нәтиҗәләр һәм бурычлар»; филология фәннәре кандидаты, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов «Компаративистика в татароведении: проблемы и перспективы»; филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хөснетдинова «Ф. Әмирхан һәм Г. Исхакый мирасын өйрәнү юлында»; филология фәннәре докторы, халык аваз иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә Дәүләтшина «Татар фольклористикасының бүгенге торышы: фәнни юнәлешләр һәм перспективалар»; сәнгать белеме докторы, сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова «Приоритетные направления деятельности центра искусствоведения на современном этапе»; филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова «Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында милли мәгариф үсеше траекториясе».
Барлык чыгышлар тәмамланганнан соң катнашучылар бүлекләрнең планнары һәм эш нәтиҗәләре турында фикер алышуга күчтеләр.
Йомгаклау сүзендә институт директоры Илгиз Халиков фикер алышуның мөһимлеген билгеләп үтте. Конференция институт хезмәткәрләре арасында тәҗрибә һәм идеяләр алмашу, шулай ук алдагы чорга фәнни эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү өчен мәйданчык булды.
