ТӘһСИ Россия халыклары телләрен цифрлаштыру конференциясендә катнаша

ТӘһСИ Россия халыклары телләрен цифрлаштыру конференциясендә катнаша 21.03.2025

ТӘһСИ хезмәткәрләре 20–21 мартта Йошкар-Ола шәһәрендә уза торган «Россия халыклары телләрен цифрлаштыру: тәҗрибә арттыру һәм перспективалар» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә актив катнаша.

Чара Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Марий Эл Республикасы хөкүмәте, Яндекс компаниясе һәм Мари дәүләт университеты, Марий Эл Республикасы хөкүмәте каршындагы В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият, тарих фәнни-тикшеренү институты тарафыннан оештырылды.

«Мәгълүмат технологияләре һәм тел: тәҗрибә һәм перспективаларны киңәйтү» секциясендә институт директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков «Татар телен һәм татар халкының мәдәни мирасын саклауда интернет-ресурсларны куллану перспективалары (ТӘһСИ Язма мирас үзәгенең интерактив проектлары мисалында)» исемле доклад белән чыгыш ясады.

Филология фәннәре докторы, институтның фән эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамов ТӘһСИнең лингвистика өлкәсенә караган электрон проектлары турында сөйләде.

«Мәгарифтә һәм мәдәнияттә цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр» секциясендә филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова һәм филология фәннәре докторы, директорның инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Лилия Гыйниятуллина «Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуда «Мәгариф» медиаплатформасының мөмкинлекләре» дигән доклад белән чыгыш ясадылар (онлайн).

Конференция милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше һәм сакланышы өчен, бигрәк тә җәмгыятьне цифрлаштыру шартларында зур әһәмияткә ия. Ул катнашучыларга телләрне һәм мәдәни мирасны цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Бу исә Россия халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру өчен инновацион алымнар һәм карарлар үсешенә ярдәм итә.


Возврат к списку