Туфан Миңнуллин исемендәге конференция
25.03.2025
Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М. Закирҗанов 22 март көнне Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче номерлы татар кызлар гимназиясендә үткәрелгән Туфан Миңнуллин исемендәге Төбәкара фәнни-гамәли конференция эшендә жюри әгъзасы буларак катнашты.
Галим конференциядә катнашучы укучылар һәм укытучылар алдында ясаган чыгышында Т. Миңнуллин иҗатында күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгына, әдип әсәрләренең бүген дә татар театр сәхнәләрендә уңышлы куелуына тукталды. Драматург иҗатын чор әдәби процессына, әсәрләренең язылу тарихына, сәнгати фикерләү үзенчәлегенә нисбәтле алга таба да өйрәнү кирәклеген билгеләп үтте.
