Казанда яшьләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йорты хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

Казанда яшьләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йорты хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар 26.03.2025

Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева 25 мартта «Мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге заманча белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә эксперт буларак катнаштылар. Чара Казанның 90 нчы гимназиясендә уздырылды.

Конференция тәҗрибә уртаклашу, квалификацияле кадрлар әзерләүдә мәктәп һәм югары уку йортларының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ярдәм итә торган яңа алымнар эзләү мәйданчыгына әверелде.


Возврат к списку