15 март көнне Казанның 180 нче мәктәбе укучылары татар язма мирасы дөньясы белән танышты
19.03.2025
«Яшь туган якны өйрәнүчеләр» клубында татар язма мирасын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган очрашу кысаларында Казан шәһәре Совет районының 180 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары алдында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева чыгыш ясады. Чара 15 март көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә оештырылды.
Нурия Әхәт кызы гарәп графикасындагы язма мирасның әһәмияте һәм аның дөнья цивилизациясенә йогынтысы турында мавыктыргыч әңгәмә үткәрде. Укучылар чыгышны игътибар белән тыңладылар, дискуссиядә актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
