Мәгълүмат технологияләре заманында җәмгыятьтә медиачаралар куллану
26.03.2025
26 март көнне мәгълүмат технологияләре заманында җәмгыятьтә медиачаралар куллану мәсьәләләренә багышланган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә директорның инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Лилия Гыйниятуллина һәм милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова онлайн чыгыш ясадылар. Чара Ю.А. Гагарин исемендәге Саратов дәүләт техник университеты һәм Гамәли мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләр институты тарафыннан оештырылды.
«Татар теле һәм әдәбиятын укытуда «Мәгърифәт» медиаплатформасының цифрлы контентын куллану» темасына доклад «Медиа киңлек һәм гуманитар фәннәр, медиа белем бирү проблемалары» секциясендә тәкъдим ителде. Видео- һәм аудиоматериаллар, электрон дәреслекләр, методик кулланмалар, медиаплатформа үзе конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
