Глобальләшү шартларында традицион мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүнең актуаль проблемалары

Глобальләшү шартларында традицион мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүнең актуаль проблемалары 25.03.2025

2025 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Цифрлы трансформация чорында сәнгать һәм мәдәният» форсат-сессиясенең «Глобальләшү шартларында традицион мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүнең актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәле узды.

Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ директоры урынбасары, филология фәннәре докторы Хисамов Олег Ришат улы ачты. Ул катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган фәнни-гамәли чаралар башлану белән котлады.

Сәламләү сүзе белән «Татарстан рәссамнар берлеге» – Бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисе Татарстан Республикасының халык рәссамы, Б. Урманче исемендәге Республика премиясе лауреаты Сәләхов Рабис Магалим улы чыгыш ясады. 

Түгәрәк өстәлдә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ хезмәткәрләре чыгыш ясады:

Солтанова Рауза Рифкать кызы – сәнгать белеме докторы, Сәнгать белеме үзәге мөдире («Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар утарларын/бистәләрен торгызу һәм үстерү проблемалары»);

Җәләлиева Айгөл Кәниф кызы – сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре («Татарстанның заманча сәнгатендә монументаль керамика традицияләрен актуальләштерү»);

Шкляева Людмила Михайловна – сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре («Татарстанда киез келәм һәм келәм ясау һөнәрләрен үстерү: ТИО «Киез НУР» эшчәнлеге тәҗрибәсендә»);

Гыйлемьянова Гөлназ Гыйлфан кызы – сәнгать белеме үзәгенең фәнни хезмәткәре («Г. Карием исем. Яшь театры куелышларында татарларның традицион музыкаль мәдәнияте жанрлары»);

Ахунов Азат Марс улы – филология фәннәре кандидаты, доцент, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре («Язма мирасны саклауда цифрлы технологияләр: тәҗрибә һәм перспективалар»).

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук китапханә хезмәткәрләре, театр эшлеклеләре, рәссамнар, иҗат берлекләре осталары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре актив катнашты.


Возврат к списку