ТӘһСИ сәнгатьчеләре китаплары конкурсларда югары бәя алды
26.06.2025
ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре китаплары төрле бәйгеләрдә жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм конкурс дипломнары алды.
Уфада «Китап-Бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсендә сәнгать белеме докторы, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова китабы «Әнәс Тумашев. Рәсем сәнгате. Сценография» (2024) «Урал батыр җирендә ел китабы» конкурсының «Мәдәниятләр диалогына өлеш кертүче басма» номинациясендә III дәрәҗә диплом алды.
Мәскәүдә «Кызыл мәйдан 2025» китап фестивале кысаларында «Төбәкара нәшрият лигасы» конкурсында сәнгать белгече Ольга Улемнованың легендар рәссам Байназар Әлмәновның тормышы һәм иҗаты турындагы китабы «Сәнгать буенча иң яхшы басма, фото-басма» номинациясендә дипломга лаек булды.
Китап авторлары Рауза Солтанова һәм Ольга Улемнованы котлыйбыз!
