ТӘһСИнең эпиграфик экспедициясе Рязань өлкәсендәге Касыйм ханлыгы һәйкәлләрен документлаштыра

ТӘһСИнең эпиграфик экспедициясе Рязань өлкәсендәге Касыйм ханлыгы һәйкәлләрен документлаштыра 25.06.2025

2025 елның 20 июненнән ТР ФА Г.Ибраһимова исем. ТӘһСИнең Язма мирас үзәге фәнни экспедициясе Касыймов һәм Рязань өлкәсе территориясендә кыр тикшеренүләре үткәрә.

Экспедициянең төп максаты – Касыйм ханлыгы тарихына бәйле XV–XVIII йөзләрдәге татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнү һәм документлаштыру. Эшнең беренче көннәрендә тикшеренүчеләр төп тарихи урыннарда объектларны комплекслы теркәүне башкардылар.

Касыйм ханлыгы хакиме Шаһгали хан төрбәсендә галимнәр элек өйрәнелмәгән берничә фрагментны да кертеп, 15 кабер өстен җентекләп тикшерде һәм фотога төшерде. Корылманың подвалында урнашкан һәйкәлләргә аерым игътибар бирелде.

Параллель рәвештә Касыймов шәһәренең Хан мәчетендә сакланган эпиграфик материалларны документлаштыру эше алып барыла. Белгечләр татар язуы тарихын өйрәнү өчен кызыклы булган берничә кыйммәтле фрагмент теркәделәр.

Экспедициянең мөһим этабы булып Иске Посад тарихи районында Әфган-Солтан тәкиясен тикшерү тора, анда XVI–XVII гасыр кабер ташлары комплексы сакланган. Монда да ТӘҺСИ галимнәре төгәл үлчәүләр башкарды һәм фотолар ясады.

Җыелган материаллар Касыйм ханлыгында һәм аның тирәсендә эпиграфик традицияләр үсеше турындагы мәгълүматларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Кыр эшләре июль башына кадәр дәвам итеп, шуннан соң алынган мәгълүматларны камераль эшкәртү этабы башланачак.

Эпиграфик экспедиция Касыйм ханлыгы һәйкәлләрен җирле экспертлар ярдәмендә дә өйрәнә. Фәнни программа кысаларында Касыймовның имам-хатыйбы Мурат хәзрәт Кураев белән эшлекле очрашу булды.

Җирле мөселман җәмгыяте тарихы буенча танылган эксперт булган Мурат хәзрәт Кураев тикшеренүчеләргә Касыймов хан мәчетенең тарихи әһәмияте турында кыйммәтле мәгълүмат бирде. Консультацияләр барышында төбәктәге татар эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнү һәм интерпретацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

«Җирле дин әһелләре һәм туган якны өйрәнүчеләр белән хезмәттәшлек безнең эшебездә мөһим роль уйный, – дип билгеләп үтте экспедиция җитәкчесе И.Г. Гомәров – Морат хәзрәтнең киңәшләре нәтиҗәсендә без тикшерелә торган объектларны атрибуцияләүдә һәм даталауда ярдәм итәрлек өстәмә мәгълүматлар алдык».

ТӘһСИнең эпиграфик экспедициясендә катнашучылар шулай ук Касыймов музейларында эшлиләр. Касыйм татарларының этнографиясе һәм тарихи үткәне турында өстәмә материал җыялар.


Возврат к списку