институт - 77
10.10.2016
Арчага сәяхәт зур һәм матур бәйрәмчә чара белән төгәлләнде. Институтның 77 еллыгы уңаеннан уздырылган мәҗлес әдәби сүз, шигырь укулар, җыр-моң һәм озак еллар тел, әдәбият, сәнгатькә хезмәт итүче галимнәрнең матур чыгышлары, кызыклы хатирәләре, элек эшләп киткән галимнәрне искә алу белән үрелеп барды.