Сайлау - 2016 - кандидатлар

13.12.2016

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясеннән


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең президиумы, үзенең Уставына һәм «Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенә сайлаулар турында «Нигезләмә»гә туры китереп, 2016 елның 10 ноябрендә басылып чыккан белдерүгә таянып, шуларда күрсәтелгән белгечлекләр буенча хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка дәгъва итүчеләрнең һәм ТФА бүлекләрендә шәрәфле һәм чит ил әгъзасы буларак тәкъдим ителүчеләрнең исемнәрен игълан итә.


Хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка кандидатлар

1. Гуманитар фәннәр бүлеге

«Татарстан һәм татар халкы тарихы»* белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Салихов Радик Рим улы – тарих фәннәре докторы, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «Шиһабетдин Мәрҗәни ис. Тарих институты»ның фән эшләре буенча директор урынбасары, ТР ФА мөхбир-әгъзасы.

«Дин белеме» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы – сәясәт фәннәре докторы, профессор, «Россия ислам институты» ректоры, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Лексикография» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Галиуллин Камил Рәхимулла улы – филология фәннәре докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты» Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының «Рус теле һәм гамәли лингвистика» кафедрасы профессоры.

«Археология»* белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә

Ситдыйков Айрат Габит улы – тарих фәннәре докторы, доцент, ТФАсенең «А.Х.Халиков исемендәге археология институты» директоры, «Казан (Идел буе) федераль университеты» Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Тарих фәннәре һәм дөньякүләм мәдәни мирас» Югары мәктәбе директоры, «Археология һәм этнология» кафедрасы мөдире.

2. Иҗтимагый-икътисадый фәннәр бүлеге

«Икътисад һәм халык хуҗалыгын оештыру һәм идарә итү»* белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Гафуров Илшат Рәфкать улы, икътисад фәннәре докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ректоры.

«Икътисад» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә:

Киселев Сергей Владимирович – икътисад фәннәре докторы, профессор, «Казан технология милли тикшеренү университеты»ның Икътисад югары мәктәбе директоры, «Икътисад, җитештерүне оештыру һәм идарә итү» кафедрасы мөдире;

Якушкин Николай Михайлович – икътисад фәннәре докторы, профессор, «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү» институты ректоры.

3. Медицина һәм биология фәннәре бүлеге

«Кардиология» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Галявич Альберт Сәрвәр улы – медицина фәннәре докторы, профессор, «Казан дәүләт медицина университеты»ның «Кардиология» кафедрасы мөдире, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Нерв авырулары»* белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Гайнетдинова Динә Дамир кызы – медицина фәннәре докторы, «Казан дәүләт медицина университеты»ның «Неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы» кафедрасы профессоры, ТФАнең мөхбир-әгъзасы.

«Күзәнәк биологиясе»* белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Ризванов Альберт Анатольевич – биология фәннәре докторы, доцент, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның өлкән фәнни хезмәткәре.

«Профилактик медицина» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Минһаҗева Эльмира Нурислам кызы – медицина фәннәре докторы, «Казан дәүләт медицина университеты» профессоры.

«Йөрәк-кан тамыры хирургиясе» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Игнатьев Игорь Михайлович – медицина фәннәре докторы, профессор, Төбәкара клиника-диагностика үзәге кан тамырлары хирургиясе юнәлешенең төп белгече.

«Экология» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Шаһидуллин Рифгать Роальд улы – химия фәннәре докторы, ТФАсенең «Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты» директоры.

4. Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге

«Гомуми җир эшләре»* белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә:

Сафин Радик Ильяс улы – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, «Казан дәүләт аграр университеты»ның «Гомуми җир эшләре» кафедрасы мөдире, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы;

Таһиров Марсель Шәрифҗан улы – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» директоры, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Урман белеме, урман эшләре» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Мусин Харис Гайнетдин улы - авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент, Казан дәүләт аграр университетының Урманчылык һәм экология факультетының «Урман хуҗалыгы һәм урман культуралары» кафедрасы укытучысы.

5. Физика, энергетика, җир турындагы фәннәр бүлеге

«Геология, нефть һәм газ чыганакларын эзләү» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Хисамов Рәис Салих улы - геология-минералогия фәннәре докторы, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары – баш геолог, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Лазер технологияләре»* белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә:

Гыйльметдинов Альберт Харис улы – физика-математика фәннәре докторы, профессор, «А.Н.Туполев исемендәге Казан техник милли тикшеренүләр университеты»ның ректоры, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы;

Кашапов Наил Фаик улы − техник фәннәр докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның инженерлар әзерләү институты директоры, техник физика һәм энергетика кафедрасы мөдире, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Радиоэлектроника» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Песошин Валерий Андреевич – техник фәннәр докторы, «А.Н.Туполев исемендәге Казан техник милли тикшеренүләр университеты» профессоры, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Астрофизика»* белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Бикмаев Ирфан Фәрит улы – физика-математика фәннәре докторы, доцент, ТФАсенең «Астрофизика үзәге» директоры, «Казан (Идел буе) федераль университеты» Физика институтының «Астрономия һәм космик геодезия» кафедрасы мөдире.

«Наноструктуралар физикасы» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә:

Гайсин Фивзат Миңнебай улы – физика-математика фәннәре докторы, профессор, «А.Н.Туполев исемендәге Казан техник милли тикшеренүләр университеты»ның «Техник физика» кафедрасы мөдире;

Таһиров Морат Салих улы – физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТФАның «Перспектив тикшеренүләр институты» директоры, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның «Квантлы электроника һәм радиоспектроскопия» кафедрасы мөдире;

Хамматова Венера Васил кызы – техник фәннәр докторы, профессор, «Казан технология милли тикшеренү университеты»ның «Дизайн» кафедрасы мөдире.

6. Математика, механика һәм машина белеме бүлеге

«Математика» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Арсланов Марат Мирза улы – физика-математика фәннәре докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның «Алгебра һәм математик логика» кафедрасы мөдире, ТФАсенең мөхбир-әгъзасы.

«Төзелеш эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерү» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә:

Низамов Рәшит Корбангали улы – техник фәннәр докторы, профессор, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ректоры.

Сафин Руслан Рушан улы – техник фәннәр докторы, профессор, «Казан технология милли тикшеренү университеты»ның «Агач эшләнмәләренең архитектурасы һәм дизайны» кафедрасы мөдире.

«Исәпләү техникасы элементлары һәм алар белән идарә итү системасы» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә Миңнеханов Рифкать Нургали улы – техник фәннәр докторы, профессор, «Тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәгенең» фәнни консультанты, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының директоры.

7. Химия һәм химия технологиясе

«Химия технологиясе» белгечлеге буенча ТФАсенең хакыйкый әгъзасы (академик) вакансиясенә Яруллин Рафинат Самат улы - химия фәннәре докторы, «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ-нең генераль директоры.

«Аналитик химия» белгечлеге буенча ТФАсенең мөхбир-әгъзасы вакансиясенә:

Евтюгин Геннадий Артурович – химия фәннәре докторы, профессор, «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның «Аналитик химия» кафедрасы мөдире.

Латыйпов Шамил Камил улы – химия фәннәре докторы, РФА КФҮенең «А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты»ның радиоспектроскопия лабораториясе мөдире.


Шәрәфле әгъзалыкка кандидатлар

Гуманитар фәннәр бүлеге

Вәлиев Разил Исмагыйль улы – шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр» комитеты рәисе.

Шәфыйков Ягъсүф Дулмаган улы – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Физика, энергетика, җир турындагы фәннәр бүлеге

Габитов Илдар Равил улы – «Сколково фән һәм технологияләр институты»ның «Фотоника һәм квантлы материаллар үзәге» директоры, Аризона (АКШ) университеты профессоры, РФАсенең «Л.Д.Ландау исемендәге Теоретик физика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Иҗтимагый-икътисадый фәннәр бүлеге

Хәбриева Талия Ярулла кызы – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы кануннар һәм чагыштырма хокук (белеме) институты директоры, химия фәннәре докторы, РФАсенең хакыйкый әгъзасы, «Хокук аша демократия» Европа комиссиясенең вәкиле.

Химия һәм химия технологиясе бүлеге

Исмәгыйлев Зинфер Ришат улы – катализ өлкәсендә химия галиме, РФАсенең «Күмер һәм күмер химиясе институты» директоры, химия фәннәре докторы, РФАсенең мөхбир-әгъзасы.


ТФАсенең чит ил әгъзалары

Гуманитар фәннәр бүлеге

Тасин Җәмил – Бабеш-Больяйи, Клуж-Напока (Румыния) «Тюркология һәм Урта Азияне өйрәнү институты» директоры, тарих фәннәре докторы, профессор.

Медицина һәм биология фәннәре бүлеге

Клаус Теодор Прайсснер – Ю. Либих исем. университетның биохимия институты директоры, Гиссен (Германия), биохимия докторы, профессор.


2016 елның 12 декабре.


Возврат к списку