Театр_110тат

23.12.2016 2016 елның 22 декабрендә Институт «XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырды. Әлеге чара татар театрының 110 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.  
Конференцияне Институт директоры К.М.Миңнуллин ачып җибәрде. ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Э.Р.Камалова, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры И.И.Якупов, ТР Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов сәламләү сүзләрен җиткерде.
 Әлеге чарада Катажина Осиньская (Польша), С. К. Кабдиева, (Казахстан), А. А. Степанова, К.Н.Матвиенко (Мәскәү), А.С.Сәгыйтова, (Уфа) һәм башка чит илләрнең, Россия төбәкләренең күренекле театр белгечләре, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Милли музее, архив хезмәткәрләре, ТР Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, аспирантлар, студентлар катнашты.  
Конференция программасы дөнья театрының көнүзәк проблемаларын ачыклау, милли театрлар тарихын барлау, драматургия һәм театраль педагогика үзенчәлекләрен өйрәнү, музыка һәм сәхнәнең нәфис бизәлеше темаларын үз эченә алды. 
Институт тарафыннан, татар театрының 110 еллыгына багышлап, түбәндәге китаплар әзерләп бастырылды: 1. Салихова А.Р. Татар сәхнә сәнгатенең формалашуы һәм үсеше. 2. Уятмакчы булсаң халык күңелләрен: татар театры сәнгатендә дан казанган, 2016 елда юбилейлары булган шәхесләребез: Габдулла Кариев, Солтан Габәши һәм Мирхәйдәр Фәйзи иҗатларына багышланган буклет. 3. XXI гасыр театры һәм бүгенге көн карашы: халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы.

Возврат к списку