Tukay-katalog-tat

01.02.2017 1917 елның 13 гыйнварында “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы “Манеж” күргәзмәләр залында, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңае белән, 2016 елның 27 октябреннән 2017 елның 22 гыйнварына кадәр дәвам иткән “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсе каталогын тәкъдим итү уздырылды
Каталогны әзерләүдә, Казан һәм Санкт-Петербург күргәзмәләрен оештыруда катнашкан авторлар коллективлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия дәүләт тарихи архивы (СПб), Россия Милли китапханәсе (СПб), Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Фәнни китапханәсе, КФУның Н.И. Лобачевский исем. Фәнни китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, ТР Фәнни музее, ТР Милли архивы, ТР Милли китапханәсе. 
Күргәзмә каталогын тәкъдим итүне “Казан Кремле” Музей тыюлыгы директоры, проект авторы З.Р. Вәлиева алып барды. Тәкъдим итү чарасында чыгыш ясадылар: ТР Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Д.Д. Натфуллин. Ул шушы чараны әзерләүче коллективларның эшен югары бәяләде; авторлар коллективы әгъзаларыннан ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре, филол. фән докторы, күргәзмә һәм басманың фәнни консультанты З.З. Рәмиев. Г. Тукай әдәби музее мөдире Г.Ф. Төхвәтова, ТР ФА ТӘҺСИ тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре О.Л. Улемнова. КФУның Н.И. Лобачевский исем. Фәнни китапханәсе Фәнни кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Э.И. Әмирхановалар үз чыгышларында каталогның эчтәлеге белән таныштырдылар. Басма хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар: КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты доценты А.М Ахунов Г. Тукай тормышын һәм иҗатын яктыртуда Каталогның фәнни кыйммәтенә тукталды; рәссам, язучы, философ Р.Г. Төхвәтуллин Г. Тукай шәхесен бүгенге көн күзлегеннән гәүдәләндерүдә зур әһәмияткә ия 
Каталогның бизәлешен һәм полиграфик эшләнешен югары бәяләде; шагыйрь ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.К. Аймәтов Г. Тукай белән бәйле сакланып калган һәр нөсхәнең бер басмада тупланып дөнья күрүе хакында тәэсирләнеп сөйләде һәм, сүз ахырында, үзенең шагыйрьгә багышланган шигырен укыды. 
Кичәдә “Заман” нәшриятының директоры М.Ф. Гарфиҗанов, Каталогны бастырып чыгаруда турыдан-туры өлеш керткән хезмәткәрләрдән Л.З. Миңнуллина, Г.А. Саморядова катнашты. “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсе каталогы татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән, һәм ул 7 бүлектән тора. Басманың редакцион коллегиясе: З.Р. Вәлиева, К.М Миңнуллин, О.Р. Хисамов, Э.И. Әмирханова, И.Г. Гомәров, С.Ю. Измайлова, В.П. Козлов, С.А. Коновалова, А.В. Лихоманов, Э.Н. Столярова; фәнни редакторы: О.Р. Хисамов; “Фотографияләр”: Д.И. Әхмәтова (ТӘҺСИ); “Кулъязмалар”: Г.М. Ханнанова, Л.Ш. Гарипова, А.Г. Мөбарәкшина (ТӘҺСИ); “Үзе исән чагындагы басмалары”: Ф.Г. Фәйзулллина, А.Р.Мөбарәкшина (ТӘҺСИ), “Вакытлы басмалар”: Э.И. Әмирханова, Р.Г. Шәрәфиева, Э.Н. Сабирова (ТӘҺСИ); “Иллюстрацияләр”: О.Л. Улемнова (ТӘҺСИ); “Документлар”: Л.О. Кузнецова (ТР Милли архивы), С.Г. Жемайтис (РФК): “Мемориал предметлар”: Г.Ф. Төхвәтова, Л.И. Тябина, Л.А. Медведева (ТР Милли музее). Русчадан татарчага тәрҗемәчеләр: Л.Ш. Дәүләтшина, Г.М. Ханнанова; татарчадан русчага тәрҗемәче: Л.Ш. Дәүләтшина; инглизчәгә тәрҗемәче: Н.З. Шәмсетдинова. 
Күргәзмәдә дә, Каталогта да Г. Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле барлык материаллар беренче мәртәбә бергә тупланып тәкъдим ителде. Һәр предметның күчермәсе, фәнни тасвирламасы, шәрехләмәсе бирелде. Автографлар, документлар, китаби һәм вакытлы басмаларда гарәп графикасындагы барлык текстлар да хәзерге татар хәрефләренә күчерелде, һәм аларның һәркайсы – рус, инглиз телләренә, ә русчалары – татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителде. 
Экспозицияләрнең һәм Каталогның нигезен ТР ФАның Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге шагыйрь белән бәйле гаять бай материал тәшкил итә. Алар: фотографияләр, хатларның автографлары һәм шигырьләрнең кулъязмалары, әдип әсәрләренә беренче иллюстрацияләрне эшләгән Г.В. Арсланов рәсемнәре. Г. Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән китаплары РФАнең Казан фәнни үзәге Фәнни китапханәсе фондыннан тәкъдим ителә (алар XX гасыр дәвамында Г. Ибраһимов исем ТӘҺСИ хезмәткәрләре көче белән туплана), аларга РМК (СПб) фондыннан Г. Тукайның “Юаныч” (1908) дигән иллюстрацияле басмасы өстәлә. “Документлар” бүлегендәге ТР МА фондында сакланучы гаять мөһим материаллар янәшәсендә Г. Тукайның китабына һәм аның А. А. Ахматова тарафыннан русчага тәрҗемә ителгән (басмаханәләрдә бик үк дөрес редакцияләнмәгән) 11 шигыренә җинаять эше кузгатылу хакындагы Россия дәүләт тарихи архивында (СПб) сакланган материал да урын ала. “Иллюстрацияләр” бүлегендә, Г.В. Арсланов рәсемнәре белән беррәттән, Г. Тукайның “Мәҗмугаи асаре” дигән, гомеренең соңгы айларында иҗат ителгән күренекле әсәре буенча Б.Э. монографиясенә яшеренгән рәссамның 1914 елда эшләнгән иллюстрацияләренең оригиналлары да бирелә. Алар татар китаби иллюстратив графикасы үсә башлауны чагылдыралар. Каталог мәшһүр татар шагыйренең әдәби мирасын фәнни өйрәнүнең һәм аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүнең яңа һәм кызыклы этабын тәшкил итә.

Возврат к списку