Otchet_Concepcia

06.02.2017 2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча фикер алышуга багышланган республика киңәшмәсе узды.  
Киңәшмәгә республика һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән милли эшләр буенча директор урынбасарлары, район мәгариф бүлекләренең милли эшләр буенча методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.  
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов алып барды. Үзенең чыгышында ул бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятын укытуны принципиаль яңа баскычка күтәрүнең әһәмиятен ассызыклады. Әлеге мәсьәлә буенча Концепцияне төзүчеләр аның төп нигезләмәләре белән таныштырды. Бу турыда сөйләү өчен сүз филология фәннәре докторы, профессор, академик Дания Фатыйх кызы Заһидуллинага, Казан федераль университеты татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Рәис кызы Галиуллинага бирелде.  
Концепция тексты фикер алышу өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтына урнаштырылган иде. Сайтта әлеге Концепциягә карата әйтелгән фикерләрне анализлап, институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова сөйләде. Концепциянең эчтәлеге буенча фикерләрен җиткереп Казан шәһәре 141 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары Фәизова Фирая Сафовна, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Лотфуллин Марат Вазыйх улы чыгыш ясадылар. Концепция турында фикер алышу барышында татар теле һәм әдәбияты укытучылары сораулар бирде, төрле фикерләр әйтелде. Киңәшмәдә яңгыраган фикерләрнең барысы да игътибарга алынды, Концепциянең февраль аенда расланырга тиешлеге белдерелде.

Исегезгә төшерәбез, Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында әзерләнде. 


Возврат к списку