Presentation_Tukay

06.02.2017 2017 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Габдулла Тукай. Энциклопедия» хезмәтен тәкъдим итү чарасын уздыра. 
Әлеге чара ТР Фәннәр академиясе институтлары, фәнни оешмалар, югары уку йортлары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Милли музее, архив хезмәткәрләре, ТР Язучылар берлеге һәм матбугат вәкилләре, аспирантлар, студентлар катнашында узачак.
 «Габдулла Тукай. Энциклопедия» – татар фәнендә беренче персональ энциклопедия. Әлеге хезмәт йөзьеллык тарихы булган Тукай турындагы фәннең уңыш-ачышларына гомуми йомгак-нәтиҗәне чагылдыра. Киң катлау укучыларга шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплый. 864 биттән торган бертомлык 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. 
Тәкъдим итү кичәсендә дәүләт структуралары вәкилләре, проектның җитәкчеләре, басманың мөхәриррләре, актерлар чыгыш ясаячак, Тукай әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук Тукайның тормышы һәм иҗатына, энциклопедияне әзерләү тарихына багышланган күргәзмә эшләячәк. 
Әлеге чара 2017 елның 7 февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең конференцияләр залында (Казан шәһ., Бауман ур., 20) сәг. 14.00 дә башланачак. 
Катнашучыларны теркәү – 13.30. 
 Белешмәләр өчен тел.: 567-81-36

Возврат к списку