Presentation_Tukay_tat

09.02.2017 2017 елның 7 февралендә ТР Фәннәр академиясенең Зур залында татар әдәбият белеме тарихында беренче мәртәбә дөнья күргән шәхси энциклопедия – Г. Тукай энциклопедиясен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тантанасы булды. Бу чара татарстанлыларның гына түгел, ә Россиянең Кабарда-Балкар һәм Саха (Якутия) республикалары һәм Казакстан вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте. Кичә башланганчы, килгән кунакларның һәркайсына әлеге Энциклопедияне эшләү тарихын, басманың төзелешен, мәкаләләрнең тематикасын кыскача яктырткан буклет таратылды, шулай ук Г. Тукай иҗатына багышланган Күргәзмә оештырылды. 
Энциклопедия эшләү проекты 1990 еллар таңында ук тормышка ашырыла башлаган иде инде. Басманың гомуми концепциясен һәм структурасын Нил Юзиев төзеде. Эшче төркем, нигездә, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәреннән оешты. 1996 елның сентябрендә, Н. Юзиевның вафатыннан соң, проект белән җитәкчелек З. Рәмиевкә йөкләнде.
Энциклопедия татар гуманитар фәннәренең төрле юнәлешләре буенча 135 автор хезмәтен берләштерә. 
Г. Тукай шәхесен һәм аның иҗади дөньясын яктырткан 2358 мәкалә сигез тематик төркемгә бүлеп урнаштырылган. Аларның беренчесе Г. Тукайның басылып чыккан һәм кулъязмада гына, шулай ук Тукайныкы булуы ихтимал саналган барлык әсәрләрен фәнни анализлаган язмалардан гыйбарәт. Икенче юнәлеш әдәбият белеменә нигезләнеп, шагыйрьнең сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен, аның иҗади ысулларын, жанр һәм стилистик алымнарын яктырта. Өченчесендә – биографик һәм шәхси характердагы материаллар. Дүртенче юнәлеш Тукай иҗатын татар әдәбияты ракурсында ачыклый, әдипнең урта гасырда яшәгән төрки-татар шагыйрьләре иҗатына карашын, үз заманы язучылары белән мөнәсәбәтен тасвирлый, аның татар, рус һәм чит ил вакытлы матбугаты һәм басмаханәләре белән элемтәсе хакындагы мәкаләләрне эченә ала. Бишенче юнәлештә Г. Тукайның татардан тыш дөнья белән бәйләнеше яктыртыла. Анда шагыйрь әсәрләренең башка телләргә тәрҗемәләре, әдәбият белгечләренең һәм төрле илләр тюркологларының аның иҗатына карата фәнни-тәнкыйди мәкаләләре урын ала. Алтынчысында Тукай шәхесенең һәм аның иҗатының татар сәнгатенә (музыкага, театрга һәм тасвирый сәнгатькә) йогынтысы яктыртыла. Җиденче юнәлештә Тукай биографиясе һәм иҗаты белән бәйле урыннар бәян ителә. Сигезенче юнәлеш Тукай фәнен үстерүгә өлеш керткән галимнәр эшчәнлеген сурәтли. Энциклопедиягә Г. Тукайның 7–8 еллык иҗади гомерендә тупланган җитмешләп псевдонимы хакындагы мәкаләләр дә кертелде. Г. Тукай энциклопедиясенә шулай ук, язма хезмәтләрдән тыш, иллюстратив материаллар да урнаштырылган. 
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Г. Тукай энциклопедиясен “Тәкъдим ителгән китап – Тукай фәне буенча гуманитар һәм дисциплинаара тикшеренүләр квинтэссенциясе”, дип бәяләде, “Татарстан гуманитарийлары, халкыбызның мәшһүр улына чиксез хөрмәт йөзеннән, бу басманы әзерләп бастыру идеясен хыялларында озак еллар йөрттеләр”, диде ул. 
Энциклопедияне төзү һәм текстларны редакцияләү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Возврат к списку