Den_nauki_tat

10.02.2017 Фән көне уңае белән 2017 елның 8 февралендә ТР Фәннәр академиясендә тантаналы җыелыш булды. Анда ТР ФА Президиумы һәм Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге әгъзалары, ТР ФА академик институтларының, шулай ук ТР ФА фәнни-методик җитәкчелегендәге институтларның фәнни хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. 
“Һөнәри бәйрәм – республика галимнәре һәм фәнни тикшеренүчеләренең ролен билгеләп үтү өчен иң кулай сәбәп. Безнең гомуми уңышларыбыз сезнең һәркайсыгызның хезмәт нәтиҗәләре белән яулана. Казанышларны бәяләү уңышка ирешүнең аерылгысыз өлешен тәшкил итә, ” –дип билгеләп үтте ТР ФА президенты М. Х. Саләхов. 
Фәнни һәм гамәли яктан зур әһәмияткә ия фәнни хезмәтләр, фәнни ачышлар һәм уйлап табуларны аерып билгеләп үтү максаты белән ТР Фәннәр академиясе исемле 9 премия билгеләде. Алар арасында татар тел белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге аеруча уңышлы хезмәтләр өчен Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов исемендәге премия дә бар. 2016 елгы нәтиҗәләр буенча ТР ФА Президиумы карары белән бу бүләк “Татар теленең этимологик сүзлеге” (2 томда) өчен ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘҺСИның баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Әхмәтьянов Рифкат Газизҗан улына тапшырылды. 
Хаҗиева-Демирбаш Гүзәлия Сәйфулла кызы Республика яшь галимнәре конкурсының “ГРАНТ” номинациясе җиңүчесе булып танылды. 
Галиева Ләйсән Шәүкәт кызы Республика яшь галимнәре конкурсының “ПРЕМИЯ” номинациясендә җиңеп чыкты. 
Фән көненә багышланган тантана барышында кайбер оештыру мәсьәләләре дә каралды. Аерым алганда, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К. М. Миңнуллин ТР Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы итеп сайланды.

Возврат к списку