17 ubvyfpbz

21.03.2017 2017 елның 17 мартында Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Г. Ибраһимов исемендәге 17 гимназиядә Г. Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Республика күләмендә уздырыла торган әлеге чара инде традицион төс алып, быел сигезенче тапкыр уздырылды. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты исеменнән гыйльми сәркәтибе Рөстәм Галиуллин котлады. Ул институт һәм мәктәп арасындагы багланышларның ныклыгы, бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге турында әйтеп узды. Мәктәпкә институт тарафыннан чыгарылган китаплар бүләк итте. Фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстанның Норлат, Яшел Үзән, Әтнә, Арча һ.б. районнарыннан, Казан шәһәренең төрле мәктәпләреннән укучылар катнашты.
Фәнни-тикшеренү эшләре чит телләр, рус теле һәм әдәбияты, тарих, төбәкне өйрәнү, кеше һәм табигать һ.б. мәсьәләләргә багышланган иде. Укучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен шул нигездә төзелгән 7 секциядә тәкъдим иттеләр. Укучыларның хезмәтләрен Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре,“Безнең мирас” журналы вәкилләре бәяләде.

Возврат к списку