Aurgazy-2017

22.03.2017 Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның иң беренчесе әдипнең туган ягында, туган авылында – Башкортстан Республикасы Авыргазы районының Солтанморат авылында үтте. Әлеге тантаналы кичәдә ике республиканың күренекле галимнәре, иҗат әһелләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чарада катнашучыларны сәламләп, аларга шигырьләрен укыды. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әдипнең ике республика тормышында гына түгел, татар дөньясында, төрки дөньяда тоткан урынын билгеләп, бүген дә аның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр алып барылганлыгын әйтеп узды. Аерым алганда, Г.Ибраһимовның 15 томлыгының алдагы 5 томы нәшриятка тапшырылуын, 25-26 апрель Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачагын һәм шул уңайдан язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган берничә китапның басмага әзерләнүен хәбәр итте. Шулай ук соңгы елларда институтта башкарылган фәни хезмәтләрне әдипнең йорт-музеена бүләк итте. 
 Г.Ибраһимовны олылап килгән дәрәҗәле кунаклар арасында күренекле башкорт шагыйрәсе 
Гүзәл Ситдыйкова, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының һәм Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалыннан кафедра мөдирләре Илшат Насыйпов белән Илсур Мансуров һ.б. бар иде.

Возврат к списку